Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Башкортстанда Сабан туена килгән кешеләрне ат таптаган - видео

1 июньдә Башкортстанда Сабан туе вакытында бәйрәмгә килгән кешеләрне ат таптаган.

Бу турыда "Башкорстан" телевидениесе хәбәр итте.

Бакалы районында Сабан туй бәрәмендә чабышында катнашучы атлы җайдак тиешле юлдан чыгып китә. Ат киртәне сикереп чыга, җайдак егылып төшә һәм хайван тамашачылар өстенә килеп керә. Ул берничә кешене аяктан ега, балалар коляскасын аудара. Бәхеткә, бу вакытта коляскада бала булмый. Әнисе ат килгәнен тиз арада күреп калып, баласын эләктереп алырга өлгерә. 

 

 

Бәйрәмдә кизү торган табиблар бригадасы имгәнүчеләргә урында ярдәм күрсәтә. Ат астында калган кешеләрнең тәне күгәрә. Хастаханәгә баручы кеше юк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Район администрациясе башлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма биргән. "Башка вакытта бу урынга тамашачылар кертелмәячәк", - дигән ул.

Чыганак: intertat.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев