Соңгы яңалыклар

Башкортстанда хатын-кызны яшен суккан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый хәвеф-хәтәрләрдән котылу өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

 

Башкортстанның Мияке районы Әнәс авылында торак йорт ишегалдында 57 яшьлек хатын-кызны яшен суккан. Авыл кешесе вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә мондый хәвеф-хәтәрләрдән котылу өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев