Соңгы яңалыклар

Баш эпидемиолог: Татарстан коронавирусның өченче дулкыны бусагасында тора

Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артыр дип фаразлыйлар.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту көтелә.

Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Хәзер без өченче дулкын бусагасында, авырулар саны арту дулкынында торабыз», — диде лектор.

Лопушов сүзләренә караганда, бу сикереш Россиядә Covid-19 авырулары графигында сизелә, аны булдырмый калып булмаячак инде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев