«Барс» «алтын» яулады
Соңгы яңалыклар

«Барс» «алтын» яулады

2008-2009 елларда туган үсмерләр арасында «Алтын алка» яшь хоккейчыларның республика ярышларында Аксубай районының «Барс» командасы җиңү яулады.

Ярышлар Кайбычта узды, анда бөтен республикадан иң яхшы хоккейчылар катнашты. Безнең егетләр иң яхшы спорт сыйфатларын, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Матч нәтиҗәләре буенча, иң яхшы капкачы булып – Никита Ендерюков, иң яхшы уенчы булып Илдан Хисмәтов танылды. Уңышны команда тренерлары Нияз Хисмәтов белән Семен Яругин да бүлешә.

 

Фото: спорт мәктәбе архивыннан


Нет комментариев