Балыкчылар сезонны ярышлар белән япты
Соңгы яңалыклар

Балыкчылар сезонны ярышлар белән япты

Район балыкчылары Киса буасында боз астыннан балык тоту буенча көч сынаштылар

Ярышларны оештыручы – аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Михаил Сулейманкин балыкчыларга уңышлар теләде.

Көч сынашулар бозда балык тоту өчен тишемнәр бораулаудан башланып китте. Чарада 12 яшьлек Варвара Егорова да катнашты, ул тамашачы мәхәббәте призына лаек булды.

Беренче урынга – Раил Гатин, икенче урынга – Илвир Мәгыйзов, өченче урынга Леонид Сулейманкин лаек булдылар.

Ярышлар һәрвакыттагыча күтәренке кәеф һәм аерым мохиттә үтте. Балык каптыру түземлек таләп итә торган процесс. Балыкчыларның үз-үзләрен тотышына карап, аларның һәвәскәр яисә бу эштә әле тәҗрибәләре аз булучыларны билгеләргә мөмкин иде. Беренчеләре бер тишемнән икенчесенә чабып йөрмиләр, берсеннән генә ашаталар. Һәм алар аерым сизгерлеккә ия – кышын балык бик актив түгел, иң мөһиме, балык каптыру техникасын һәм азыкны сулыкның үзенчәлегенә һәм агымына карап сайларга кирәк.

Иң кечкенә балык тоткан балыкчы Николай Шугаев та титулга лаек булды, ул ярышларда өченче урынны алды. Икенче урында Вячеслав Николаев. Ә хөрмәтле балыкчы, кышын балык тоту буенча беренче ярышларның инициаторы һәм аларның даими кунагы Анатолий Калмыков берьюлы өч приз алды, аның исәбендә беренче тотылган балык та, иң зур балык та, иң күп балык тоту да. Сүз уңаеннан, Аксубай районының һәвәскәр балыкчылары арасында кышкы балык тоту буенча беренче район ярышлары 1981 елда Чистай районына Кама елгасына, Булдырь күленә чыгып уздырыла.

Иң бәләкәй балыкчы булып җиде яшьлек Рамил Мәгыйзов танылды.

Нәтиҗәләр ясаганнан соң балыкчыларны тел йотарлык балык ашына чакырдылар, аны Святослав Мулеев әзерләде.

Ярышлардан соң балыкчыларның хис-кичерешләренә чик юк иде. Алар үзләренең тәэсирләре белән балыкчылар төркемендә рәхәтләнеп бүлештеләр.

– Боз астыннан балык каптыру буенча ярышларны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Матур һава торышы төрле яшьтәге балык тотарга яратучылар арасында көч сынашуларны уңышлы уздырырга ярдәм итте, – дип билгеләп үтте Александр Костромин. – Ярышларның иганәчеләре – “Балыкчылар һәм аучылар” җәмгыяте һәм Алмаз Мәгыйзовка чиксез рәхмәт. Хөкемдарлар – Михаил Сулейманкин, һәм, әлбәттә инде, уха пешергән һәм чәй кайнаткан егетләргә дә рәхмәт әйтәсе килә.


Нет комментариев