Балаларны яклау көне уңаеннан Аксубай районы картингчылары иң көчлеләрне ачыкладылар
Соңгы яңалыклар

Балаларны яклау көне уңаеннан Аксубай районы картингчылары иң көчлеләрне ачыкладылар

2нче Аксубай урта мәктәбендә «Звездочка» клубы картингчыларының район ярышлары узды.

«Звездочка» клубы балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга гына җәлеп итеп калмый, ә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне дә ныгыта. 

Иң көчле катнашучыларны ачыклау өчен Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Нурлат шәһәре Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе һәм «ЦВР» МБУ картингчыларның район ярышларын үткәрделәр. 

Балаларны яклау көненә багышланган ярышларда 28 укучы катнашты. 500 метрга узышлар ике яшь төркемендә узды: 8-12 яшьлекләр һәм 13-16 яшьлекләр. 

8-12 яшьлекләр арасында беренче урынны Ярослав Шафеев, 2 урынны Сабина Гафиятова, 3 урынны Альберт Кәшафетдинов яулады. 

Икенче яшь категориясендә (13-16 яшьлекләр) Әлфинә Камалетдинова җиңүче булды, икенче урында Никита Герасимов, өченчедә Леонид Абросимов. 

Үз яшь төркемнәрендә призлы урыннарны алган катнашучылар Нурлат шәһәре Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе һәм «ЦВР» МБУның Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлары белән бүләкләнделәр. 

 

Фото: Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге архивыннан.


Нет комментариев