Балаларның шат авазлары һәрчак сөендерсен
Соңгы яңалыклар

Балаларның шат авазлары һәрчак сөендерсен

Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

Бу балалар өчен генә иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, шулай ук өлкәннәргә бала чакның нинди матур чоры икәнен искә төшерү дә.

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм программасы районның үзәк паркында үтте. Бу көнне биредә кеше күп иде. Бәйрәм кунаклары өчен Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре матур концерт программасы әзерләделәр. Катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Балалар һәрвакыт иң нечкә күңелле һәм якланмаган категория гражданнар булды. Бүген аеруча да аларны барлык начарлыклардан: битарафлык һәм рәхимсезлектән, кирәксез мәгълүматлардан һәм вакытыннан алда өлкәнәюдән, сугышлар һәм авыр чирләрдән саклыйсы килә.

Әйдәгез, Балаларны яклау көнендә бу «балачакка хокук» турында искә төшерик. Бары без, өлкәннәр генә, һәр бала үзен якланган, кирәкле һәм яраткан итеп тойсын өчен, үзебезнең яратуыбыз, йөрәк назыбыз белән балалар дөньясын якты һәм бәхетле итә алабыз. Һәр гаиләгә иминлек һәм муллык, күңел җылысы, әлбәттә, сабыйларның бәхетле, сәламәт булуларын телим! – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Бәйрәм программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Концерт белән параллель рәвештә берничә мәйданчыкта уен программалары алып барылды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чигү, рәсем ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Яшьләр парламенты активистлары алты станция буенча квест-уен оештырдылар: Морзе азбукасы, ГТО, әйе-юк, көйне әйт, денс-тайм, фикер йөрт. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә үзләренең конкурс чараларын тәкъдим иттеләр. Дөрес әйтелгән табышмак өчен балалар татлы призлар алдылар. Тагын бер мәйданчыкта яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Радик Канәфин малайларны автомат сүтеп-җыю белән таныштырды.

Оештыручылар бәйрәм кунакларына шатлык, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Кызыклы уеннар һәм конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. Балалар сабан туе бик якты, кызыклы килеп чыкты. Әйләнә-тирә балаларның шат авазларыннан гөрләп торды.

 


Нет комментариев