Яңа Дума, Кәкре Күл, Түбән Баланда, Яңа Кармәт, Карасу белем бирү учреждениеләрендә күңелле вакыйга булды: «Татэх» АҖ «Дума» ДДНГ вәкилләре балаларга Яңа елга бүләкләр тапшырдылар.
Нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Шәфәгать Тәхаутдинов “Татэх” АҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин теләктәшлегендә районның «Дума» ДДНГ административ территориясендә урнашкан мәгариф учреждениеләренә берничә тапкыр иганәчелек ярдәме күрсәтте инде. Бу яңа елда да нефтьчеләр балаларны шатландырдылар. «Дума» ДДНГ җитәкчесе Юрий Ильин кушуы буенча яңа ел бүләкләрен инженер-технолог Никита Ильин, профсоюз цехкомы рәисе Надежда Маклакова тапшырдылар. Алар нефть компаниясе җитәкчелеге исеменнән укучыларны һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне чын күңелдән Яңа ел белән котладылар, яхшы укуларын, сәламәтлек, иҗади башлангычларда уңышлар теләделәр. Кунакларның килүе балалар өчен сюрприз булды – һәр тартмада уенчыклар, өстәл уены өчен инвентарь һәм бик күп тәм-томнар иде.
Нет комментариев