Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балаларга – Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында

Районның балалар бакчаларында һәм мәктәп яны лагерьларында балалар юлтранспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар узды.

Җәйге каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, балаларның юлтранспорт травматизмын кисәтү максатыннан, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән берлектә, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләр, акцияләр, тематик уеннар, ярышлар оештырдылар.

Шулай итеп, Түбән Татар Майнасы, Аксубайның өч мәктәбе мәктәп яны лагерьларында велосипедчылар өчен юлларда иминлек кагыйдәләренә багышланган чаралар, рәсем бәйгеләре үткәрелде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар һәм ябыштыргычлар бүләк иттеләр.

«Колобок» балалар бакчасында колясканың туган көненә багышланган чара узды. Чара уен формасында үтте, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Шулай ук педагоглар ата-аналар белән берлектә «Куркынычсыз балалар коляскасы» дигән акция үткәрделәр. Әти-әниләр коляскаларны яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән бизәделәр. Иң аерылып торганнарны бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

– Юл хәрәкәтен профилактикалау буенча чаралар балалар бакчаларында һәм мәктәп яны лагерьларында даими үткәрелә, уен алымнары ярдәмендә балаларга юлда үзүзеңне тотуның төп кагыйдәләрен истә калдыру җиңелрәк, – дип саный юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлек юнәлеше буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Татьяна Мартынова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев