Савгач урта мәктәбе лагеренда ял итүче балалар «Дельфин» бассейнында су коенып, уйнап, зур хис-кичерешләр белән кайттылар
Җәйге эссе көндә су коенудан да яхшырак нәрсәнең булуы мөмкинме соң? Өстәвенә, дуслар белән бергә.
Көн, һәрвакыттагыча, гимннан һәм иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң балалар Аксубайга юл тоткан уңайлы автобус кәнәфиләренә утырдылар.
«Дельфин» хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм йөзү залына озаттылар.
Балалар рәхәтләнеп су коендылар, уйнадылар. Бассейндагы су температурасы, хезмәткәрләр сүзләренчә, кирәкле дәрәҗәдә тотыла һәм шулай ук аның сыйфатының куркынычсызлыгы гарантияләнә.
Балаларга коену бик күп шатлык китерде. Тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, бассейнга бару балаларга уңай йогынты ясар, балалар организмын ныгытыр һәм лагерьда булган вакытта сәламәтләндерүгә ярдәм итәр дип ышаналар.
Нет комментариев