Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәпкә сәяхәт кылдылар

«Радуга» балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар, уку бинасы белән танышу максатыннан, 3нче Аксубай мәктәбендә булдылар.

Балаларга мәктәпкә сәяхәт кылу бик кызыклы булды – алар парта артына утырып карадылар, акбур белән тактага яздылар, башлангыч сыйныф укучыларының дәрестә парта артында ничек утыруларын, ничек укуларын күзәттеләр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Кунаклар шулай ук мәктәп ашханәсендә, зур һәм якты спорт залында булуларына шатландылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дәрес тәмамлануын белдереп, кыңгырау чыңлагач, гаҗәпкә калдылар. Мәктәпкә сәяхәт аларга бик тә ошады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев