Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар бакчалары тәрбиячеләре уку елына йомгак ясадылар

“Кояшкай” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә (балалар бакчасы) мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең район август секциясе узды.

Секция эшендә районның 45 балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.

Секция кысаларында уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм яңа 2023-2024 елга бурычлар билгеләнде. Мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина киңәшмәдә катнашучыларны районда мәктәпкәчә белем бирүнең торышы белән таныштырды. Тәрбиячеләр эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, осталык дәресләрен тәкъдир иттеләр. Бу эштә мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләр белән бик азлар гына чагыштырырлык. Безнең балалар бакчалары тәрбиячеләре – үз эшенең чын энтузиастлары, алар кул астындагы теләсә нинди чималдан һәм табигый материаллардан, камилләшүнең чиге юклыгын исбатлап, иң камил предметлар һәм эшләнмәләр ясарга сәләтле.

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау эшендә балалар учреждениеләренең һәм ЮХИДИның үзара хезмәттәшлеге турында Нурлат шәһәре ГБУ БДД территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев