Гуляев скверында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды.
Җәйге бәйрәм паркта балаларны һәм өлкәннәрне җыйды. Монда кеше күп иде, бик күңелле, мавыктыргыч булды. Музыка яңгырады, тематик мәйданчыклар эшләде, балалар ишегалды уеннары уйнадылар, асфальтта рәсем ясадылар, скакалка белән сикерделәр, үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган бәйгеләрдә һәм викториналарда, кул эшләре буенча осталык дәресләрендә катнаштылар.

Сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Яшь артистлар башкаруында якты биюләр, җырлар күпсанлы аудиториягә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Тантана катнашучыларына район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Бөтен яхшы нәрсә – балалар өчен. Соңгы елларда районда яшь буынның үсеше һәм ялы өчен күп эшләр башкарылды. Безнең балалар – бәхетле. Проблемалар килеп чыкса – аларга ярдәм итәргә, аларның мәнфәгатьләрен якларга чакырылган хезмәт бар. Чын күңелдән сезгә шатлыклар, каникуллар вакытында тагын да ныгып, рәхәтләнеп ял итеп, яңа уку елын яңа көч белән каршы алуыгызны телибез! Сезгә уңышлар, сәламәтлек, матур киләчәк.

Бәйрәмдә катнашкан ТР социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева йөзендә район җитәкчесе балаларны социаль яклау мәсьәләләре буенча уртак эш өчен ТР Социаль яклау министрлыгына рәхмәт белдерде.
– Республика гаиләләргә ярдәм итү өчен бик күпне эшли, – дип билгеләп үтте Наталья Бутаева. - Сезнең район республиканың киләчәк буынга күпме акча керткәнен ачык дәлилли. Мөмкинлектән файдаланып, район халкына хезмәтләре, Татарстан икътисадында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Рәсми котлауларны яшь талантларның концерт номерлары алыштырды. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем күтәренке рух алды. Тамашачылар яшь талантларга кул чабып кына калмадылар, программада да катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, кушылып җырладылар, биеделәр.

Нет комментариев