Бала вакытыннан илебез хакына хезмәт куйган
Соңгы яңалыклар

Бала вакытыннан илебез хакына хезмәт куйган

Сафиуллина Минзәрә Закир кызы 1931 елның 5 февралендә дөньяга килә. Сугыш башланганда дүртенче сыйныфны тәмамлаган була.

Сугыш чоры балаларыныкы кебек, аның да бәхетле бала чагы булмый. Укуны  ташлап, колхозда эшли башларга туры килә. Ул вакытта теләсә нинди ярдәм мөһим була, Минзәрә төрле авыр эшләрне башкара.

Буй җиткәч, 1951 елда авылдашы Абдулла Сафиуллинга кияүгә чыга. Ирен армиягә алалар, һәм яшь хатын аны өч ел көтә. Бу вакытта да колхозда эшли, аннары урман әзерләү эшләренә җибәрәләр. Ире хезмәт срогын тутырып кайткач, икәүләп  колхозда хезмәт куялар.

Сафиуллиннар җиде бала – дүрт кыз һәм өч малайга гомер бүләк итәләр. Бүгенге көндә алты балалары исән-сау, үз гаиләләре белән авылда, шәһәрләрдә яшиләр. Ә бер кызлары 10 сыйныфта укыганда авырып вафат булган.

Минзәрә Закир кызы ундүрт оныгы һәм унҗиде оныкчыгына сөенеп бетә алмый! Әбекәй улы Рафаэль һәм килене Асия тәрбиясендә яши, калган балалары да, күчтәнәчләр, бүләкләр белән әниләре янына еш кайтып торалар. Ул үзе дә балаларында еш кунак була.

Бәйрәм көнендә Минзәрә Закир кызын юбилее белән тәбрикләргә якын туганнары җыелды, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да килде.

Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин  РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, истәлекле бүләк тапшырды:

–Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм. Без сезнең буын – кыю, көчле рухлы кешеләр буыны белән чын-чынлап горурланабыз. Сез чын геройлар һәм булдыручылар, сез беркайчан да авырлыклардан курыкмадыгыз, эшнең уңасына, үзегезгә һәм иптәшләрегезгә ышандыгыз. Ватанга намус белән хезмәт иттегез. Сезгә нык сәламәтлек һәм теләкләрнең иң изгеләрен генә телим, - дигән тәбрикләү сүзләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.

Авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин котлауларга кушылып, әбекәйгә гөлләмә бүләк итте.

 

Юлия Гаврилова фотосы


Нет комментариев