Татарстанда «Бала – төп пассажир!» дип исемләнгән профилактик чара башланды.
Ул 7 февральгә кадәр уза. Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирлар ташу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрәчәк. Узган ел статистикасы хәвефле: Татарстанда балигъ булмаган балалар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 баланың гомере өзелгән, 496 сабый имгәнгән.
Пассажир-балалар катнашында 210 юл фаҗигасы теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган, 236сы җәрәхәтләнгән.
Ничек кенә аяныч булмасын, пассажир балаларның гомере өзелүгә китергән юл-транспорт вакыйгаларында аларны йөртүче шоферлар гаепле. Моннан тыш, өч очракта балалар ташу кагыйдәләрен бозып утыртып йөртелгән.
Быелгы гыйнвар ае да балалар катнашында юлтранспорт вакыйгалары статистикасын тулыландырды – Татарстан юлларында өч пассажир баланың гомере өзелде. Дәүләт автомобиль инспекциясе, балаларны җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр утыртып йөртү, аның авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен каралган саклану җайланмасын кулланып гамәлгә ашырылырга тиешлеге турында искә төшерә. Балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәп сез аларның гомерен саклап каласыз. Газизләрегезне куркыныч астына куймагыз!
Нет комментариев