Бала чагыннан ятимлек ачысын татып үсә
Соңгы яңалыклар

Бала чагыннан ятимлек ачысын татып үсә

Такталы авылыннан Исмәгыйль Гыйльметдиновка 90 яшь тулды.

Исмәгыйль Шәйхетдин улы 1935 елның 25 маенда ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисен Бөек Ватан сугышы башлануга ук фронтка алалар һәм ул яу кырында һәлак була. Әнисе Фәгыйлә 5 бала белән яшьли тол кала. Сугыштан соңгы авыр елларда бер итәк баланың тамагын туйдырыр өчен көзге салкыннарда кырдан черек бәрәңге җыеп йөреп, үпкәсенә салкын тидереп, әниләре дә авыр чирдән терелә алмыйча үлеп китә.

Сугыш аның бала чагын, бала чакка хас шатлык-куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала тома ятим кала. Балалар төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үсәләр. Исмәгыйльне әнисенең бертуган энесе Әсәдулла, хатыны Фәрхиҗамал белән үз гаиләләренә уллыкка алалар. Ул кечкенәдән сабыр, тыйнак, хезмәт сөючән бала була, әти-әнисен алыштырган туганнары йортында кулыннан килгәнчә хезмәт куеп, бар эшкә өйрәнеп үсә. Егет буй җитә, армия сафларына алына һәм Германиядә 3 ел хезмәт итеп кайта. Армиядән соң, күрше Иске Адәмсуы авылы кызы Галия белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Тормыш авырлыкларын иңгә-иң куеп, бергәләшеп җиңәргә туры килә аларга.

Аксакалны күркәм юбилее белән котларга, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырырга район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Илдар Ислямов, авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина килде. Кунаклар ветеранга хәерле озын гомер, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм җан җылысын тоеп яшәвен теләделәр.

Исмәгыйль Шәйхетдин улы гомер буе колхозда механизатор булып эшли. Башта тракторчы, соңрак комбайнчы булып хезмәт куя. Хатыны Галия белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, аларны укытып, олы тормыш юлына озаталар.

–Үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен яратып башкарган, гомер буе һөнәренә тугры калган әтиебезнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык, – ди тантана сәбәпчесенең улы Әдип. – Соңгы ике елда гына бераз биреште әле, аңа кадәр әти бер дә боегып, моңсуланып утырмады, җәйге матур кичләрдә балык тотарга йөрде, безгә печән чабышырга да ярдәм итә иде, кышын чаңгыда йөрергә яратты, хәтта мотоцикл руле артына да утыра ала иде.

Авылдашлары да Исмәгыйль Шәйхетдин улын миһербанлы, саф күңелле, кешеләргә ихтирамлы, һәрвакыт ярдәмчел, дип билгеләп үтәләр. Авылда аның абруе зур, ул хөрмәткә лаек кеше.

Исмәгыйль Шәйхетдин улы 10 оныгының, 4 оныкчыгының яраткан һәм кадерле бабасы. Хәзергесе вакытта әби белән бабай төпчек уллары Әдип һәм киленнәре Гөлфия тәрбиясендә матур, тыныч, бәхетле картлык кичерәләр. Авылда һәм төрле калаларда яшәүче башка балалары да кайтып, кадерле кешеләренең хәлләрен белеп, сәламәтлекләрен кайгыртып торалар.


Нет комментариев