Бакчадан – беренче сыйныфка
Һәр елны, 1 февральдән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларны беренче сыйныфка кабул итүгә язу башлана.
2 нче Аксубай мәктәбендә традицион рәвештә февраль-март айларында булачак беренче сыйныф укучыларын укуга яраклаштыруга юнәлтелгән әзерлек курслары уздырыла. Балаларга мәктәп буенча экскурсия оештырыла, аларны укытучылар белән аралашырга өйрәтәләр, алар бер-берсе белән танышалар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, кабул итү кагыйдәсе РФ кануны нигезендә гомумбелем бирү учреждениесе тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә, тик алар 2020 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр конкрет учреждение беркетелгән территориядә яшәүче гражданнарны кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.
1 февральдән 1 сыйныфка кабул итү турында гаризаны https://uslugi.tatarstan.ru/education адресы буенча Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru «Мәктәп һәм түгәрәкләр» бүлегендә электрон формада да бирергә мөмкин. Ул мәктәпкә гариза белән шәхсән мөрәҗәгать иткән ата-ананың (законлы вәкилнең) гаризасы кебек үк каралачак.
Гаилә кодексында һәм «РФда белем бирү турында»гы ФЗда кабул ителгән төзәтмәләргә нигезләнеп, хәзер баланы мәктәпкә теркәлү урыны буенча яшәмәгәндә дә яздырырга мөмкин.
–Конкрет учреждение беркетелмәгән территориядә яшәмәгән балалар өчен, буш урыннар булган очракта, гаризаларны кабул итү 1 июльдән башлап урыннар тулганчыга кадәр генә гамәлгә ашырыла, – дип аңлатма бирде район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү буенча методисты Вероника Ижутова. – Буш урыннар булмаганда, мәктәп кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Ә буш урыннар булганда һәм бу территориядә яшәүче барлык балаларны кабул итү тәмамлангач, абый-апалары әлеге белем бирү учреждениесендә белем алучы балалар 1 июльдән өстенлек алачак (бу бер гаиләдә яшәүче балаларга кагылачак).
Әгәр мәктәпкәчә яшьтәге бала билгеле бер белем күләменә ия булмаса – бу аны беренче сыйныфка укырга керүдән баш тарту өчен сәбәп түгел. Шулай ук ата-аналардан төрле акчалата взнослар җыю да тыела.
Канун буенча, мәктәпнең беренче сыйныфка кабул итү буенча ниндидер тикшерүләр үткәрергә хокукы юк, әмма баланы укучы сыйфатында рәсмиләштергәннән соң, аның әзерлек дәрәҗәсен билгеләү һәм туры килгән программаны эшләү өчен, әңгәмә уздыра ала.
2020 елда ЭЭМ хезмәткәрләренең, бурычларын үтәгәндә, хезмәт иткән вакытта авырудан һәлак булган полиция хезмәткәрләренең, хәрби хезмәткәрләрнең, контракт буенча хезмәт итүчеләрне дә кертеп, бурычларын үтәгәндә имгәнү алган һәм сәламәтлекләре буенча эштән китәргә мәҗбүр булган элеккеге полиция хезмәткәрләренең, хезмәттән азат ителгәннән соң бер ел агымында һөнәри эшчәнлеккә бәйле авырудан вафат булган полиция хезмәткәрләренең балалары беренче сыйныфка ташламалы нигездә кабул ителә.
Әгәр булачак беренче сыйныф укучысының сәламәтлегенә бәйле проблемалар бар икән, аны мәктәпкә яисә мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус сыйныфка җибәрү өчен алдан психология-медицина-педагогик консультациясе узарга кирәк.
Фото 2 нче Аксубай мәктәбе архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев