Бәйрәмнәрне тыныч уздырырга
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмнәрне тыныч уздырырга

Район Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Утырышта катнашучылар Корбан бәйрәмен, милли Сабан туе бәйрәмен, Троицаны, Россия көнен, район мәгариф учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комплекслы чаралар ничек гамәлгә ашырылачагы турында бүлек җитәкчесе Йолдыз Билалов сөйләде.

102 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ибляминов гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтенең гамәлләргә әзер булуы турында җиткерде.

Профилактика чаралары турында фикер алышканда, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин массакүләм чараларны уздырганда районның барлык хезмәтләренең вәзгыятьне аерым контрольдә тотуларына тагын бер кат игътибарны юнәлтте.

Гражданнарның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда чаралары үткәрергә кирәк.

Чыгыш ясаучылар массакүләм мәдәни чаралар уздыру алдыннан һәм аларны үткәргән вакытта район гражданнарына аеруча уяу булырга кирәклеген искәрттеләр: торак пунктларда шикле гражданнарның пәйда булуы, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда калдырылган сумкалар һәм пакетлар, экстремистик һәм террористик юнәлештәге мөмкин булган фактлар турында хәбәр итәргә кирәк.

Ашыгыч хезмәтләр телефоннары: Аксубай районы буенча бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте: 112;

  • полициянең кизү часте: 02, 8 (843 44) 2-72-06;
  • янгын сүндерү бүлекләре: 01, 8 (843 44) 2-75-97;
  • ашыгыч ярдәм: 03, 8 (843 44) 2-80-17;
  • газ хезмәте: 04, 8 (843 44) 2-85-76.

БПЛА күргәндә гамәлләр тәртибе турында белешмәлек

Гражданнарның гамәлләре: кичекмәстән 112 (бердәм коткару номеры) яисә полициягә 102 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Табылу урынын, вакытын, дроннар санын, очу юнәлешен, тышкы билгеләрен (зурлыгын, төсен, формасын) күрсәтергә.

Яшеренергә. Куркынычсыз арага китегез (кимендә 100 м), бинада, подвалда, җир асты кичүендә, агачлар яки дивар артында качыгыз. Паникага бирелмәгез. Тынычлык саклагыз, гамәлләрне шартларга туры китереп башкарыгыз.


Нет комментариев