Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмнәр янауларсыз узсын

Массакүләм чаралар уздыру чорында, шулай ук көндәлек тормышта куркынычсызлыкны тәэмин итү, мөмкин булган террорчылык күренешләрен кисәтү һәм булдырмау, пилотсыз очу аппаратларын (алга таба БПЛА) кулланып, террорчылык янауларының югары дәрәҗәсен тәэмин итү максатларында гражданнарны уяу һәм сак булырга чакырабыз.

- Үз тирәгездәге вәзгыятьне һәрвакыт контрольдә тотыгыз.

- Уяу булыгыз.

- Шикле кешеләргә игътибар итегез, алар үзләрен йә артык сак тоталар, йә киресенчә – үзләренә артык игътибар җәлеп итәләр.

- Ничек кенә матур күренмәсен, хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз.

- Шикле әйбернең эчен ачып карамагыз, тимәгез, шартлатмагыз, аяк белән типмәгез – анда шартлаткыч җайланма булырга мөмкин.

- Табылдыкны табу урынын һәм вакытын теркәгез. Үтеп баручыларны мөмкин кадәр ераккарак җибәрегез, очраклы кешеләргә куркыныч әйбергә кагылырга рөхсәт итмәгез. Шик тудырган әйберне күргәндә, аңа якын килмәгез, тирә-юньдәге полиция хезмәткәрләренең, сакчыларның һәм гади гражданнарның игътибарын җәлеп итегез.

Барлык шикле әйберләр, кешеләр һәм вакыйгалар турында кичекмәстән «02», кәрәзле телефоннан «102» яисә 2-72-06 номерлары буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә; 112 буенча Аксубай районы буенча бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев