Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бәйрәм кичәсе озак истә калачак

Беловка авылы хатын-кызларына багышланган кичә озакка истә калачак.

Бу авылда тыйнак һәм тырыш халык яши. Беловка яныннан үтеп китәргә туры килгән һәркем, һичшиксез, урамнарның чисталыгына һәм андагы тәртипкә гаҗәпләнәчәк. Монда йортлар янында аунап яткан агач яки бүрәнәне, басып торган ватылган, иске техниканы күрмисең. Йортлар рәт булып төзелеп киткән, ишегаллары чиста, коймалар тәртиптә. Авыл ир-атлары бар эшкә дә оста һәм алар үз осталыкларын буыннан-буынга тапшыралар. Әлбәттә, аларны хатыннары, хатын-кызлар рухландыра.

– Хатын-кызларыбыз бу матур бәйрәмгә бик тә лаек, – ди авыл мәдәният учагы җитәкчесе Тамара Андреева. – Ә аларның сөенечен күрү нинди бәхет! Шатлык урамда узып барышлый гына очрашудан түгел, ә бәйрәм атмосферасында иркенләп аралашудан килә. Мондый минутларда син үз эшеңнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев