Районда урып-җыю эшләре белән беррәттән азык әзерләү дә дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 8 сентябрьгә 8700 тоннадан артык печән, 61900 тоннадан артык сенаж әзерләнгән (план күрсәткеченә карата 142 процент). Механикалаштырылган звенолар суктырылган иген басуларында салам пресслыйлар. Бүгенге көнгә 7400 тоннадан артык салам запасы булдырылган.
Игенчеләр эш вакытын максималь файдаланалар. Алар азык запасын киләсе терлек азыгы әзерләү сезонына кадәр җитәрлек итеп әзерләү бурычын гамәлгә ашыралар.
Нет комментариев