Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Азык-төлеккә бәяләр арту 40 ел эчендә беренче тапкыр рекордлы дәрәҗәгә җитте

Эксперт фикеренчә, бу төрле азык-төлек бәяләренең үзара бәйләнеше аркасында килеп чыга.

Азык-төлеккә дөньядагы бәяләр индексы бер елда 27 процентка артты, бу 40 ел эчендәге иң динамик күрсәткечләрнең берсе булды.

INFOLine мәгълүмати-аналитика агентлыгы генераль директоры Иван Федяков белдергәнчә, бу төрле азык-төлек бәяләренең үзара бәйләнеше аркасында килеп чыга.

«Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт бәясе генә кыйммәтләнеп калмый, ә терлек азыгы, ашлама бәяләре дә арта», — дип яза белгеч сүзләренә сылтама белән РИА Новости.

Аналитик белдергәнчә, сатып алучанлык сәләте чиксез түгел, шуңа күрә кайчан да булса бәяләр арту чик дәрәҗәгә җитәчәк. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев