Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Азык ташучылар - чын осталар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 19 июльгә «Аксу Агро» агрофирмасы егерме дүрт мең җиде йөз тоннадан артык сенаж әзерләнгән.

– Сөт комплексы территориясендә исәп буенча дүртенче чокыр тула, - дип сөйли сөт комплексы  башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Мотыйгуллин. – Бүгенге көндә биредә 1400 тонна сусыл азык салынды. Бу-планлаштырылган күләмнең 110 процентын тәшкил итә.

Монда  көндез дә, төнлә дә техника тавышы тынмый. Транспортчылар барлык азык әзерләү комплексының ритмлы эшен тәэмин итәләр.

Механизаторлар Юрий Ваструков, Юрий Молоткин,  Рәис Мифтахов, Илнар Җамалдинов, Александр Карпов, Александр Прохоров, Юрий Уфандеев, Рәшит Мостафин, Павел Белов, Рәис Ильязов, Андрей Кузнецов, машина йөртүчеләр Алексей Плотников һәм Николай Убейкин төяү агрегатларыннан вакланган массаны ташуда мәшгульләр.

Транспортчыларның эш графигы 2 сменада каралган: иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр, кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр. Хезмәтләре дә азык әзерләүчеләргә караганда җиңел түгел. Монда да маневрлык, ситуацияне бәяли белү һәм игътибарлылык таләп ителә. Хуҗалыкта терлек азыгы запасы уңышлы тулылана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев