Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аз керемле гаиләләргә универсаль пособиене Россия Социаль фонды билгеләячәк

Аз керемле гаиләләргә яңа универсаль пособиене Россия Социаль фонды билгеләячәк. Ул 2023 елдан эшли башлаячак, дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Хөкүмәт йортында брифингта.

Универсаль пособие кертү белән, балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең башлангыч срогыннан башлап балага 17 яшь тулганчы бердәм адреслы ярдәм күрсәтү оештырылачак.

Кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган йөклеләр өчен пособие күләме арта: 50 проценттан, гаилә керемнәренә карап, 50, 75 яки 100 процент булачак. Өч яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә берьюлы ике түләү алырга мөмкин: бюджеттан универсаль пособие дә, ана капиталыннан түләү дә.

Әлеге пособиене 17 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызлар – барлыгы 152 мең кеше алачак дип фаразлана.

«Россия Пенсия фонды идарәсе карары буенча универсаль пособиене түләүгә әзерлек буенча эшче төркем булдырылган, аңа Пенсия фонды идарәсе рәисе урынбасарлары, департамент башлыклары, берничә төбәк, шул исәптән Татарстан вәкилләре керә», - диде Эдуард Вафин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев