Яңа Ибрай авылында гомер итүче Минҗиһан Гыйльметдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте
Минҗиһан әбинең йортына аяк басу белән бөтен җирдә тәртип, чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Әбекәйнең тиктормаслыгы, һәрвакыт хәрәкәттә булуы, әллә каян күренеп тора.
Миҗиһан Зарип кызы 1935 елның 23 августында Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә икенче нарасый булып дөньяга килә.
Әтисе 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бу вакытта кызчыкка 6 яшь була. Авыл мәктәбендә 3 сыйныф белем ала. Бала чагыннан ук колхозда төрле эшләрдә эшли. Яшьлек чорында урман кисү, торф чыгару эшләрендә катнаша.
1958 елда авылдашы Госман Хабук улы белән гаилә коралар. Гыйльметдиновлар гаиләсендә 5 бала: 3 малай һәм 2 кыз тәгәрәп үсә. Ир белән хатын 58 ел бергә матур гомер итәләр. Иренең вафатыннан да инде 9 ел гомер узган. Балалары төрлесе төрле якларда яшәп, гомер итсәләр дә, үзләре дөньяга аваз салган, бәхетле бала, матур яшьлек еллары узган, канат ярган нигездә еш булалар, газизләре, аның сәламәтлеге турында кайгыртып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп торалар.
Хәзергесе көндә әбекәйнең 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар.
Минҗиһан Гыйльметдинованы тормыш бәйрәме белән котларга район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Ислямов килде. Рәсми кунак тантана гаеплесенә район Башкарма комитетыннан Рәхмәт хаты, гөлләмә һәм истәлекле бүләк тапшырды, җылы котлау сүзләрен ирештерде.
– Минҗиһан Зарип кызы, сез сабый чактан ук тормыш авырлыкларын үз иңнәрегездә күтәргәнсез, ятимлек ачысын да татыгансыз, әмма бирешмәгәнсез. Илне сугыш җимереклекләреннән күтәрү өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйгансыз, – дигән сүзләрне яңгыратты Илдар Ирек улы. – Сезгә алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык, үз аякларыгыз белән хәрәкәтләнеп, тагын күп еллар якыннарыгызны сөендереп, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларын, игелекләрен генә күреп, шулай бүгенгедәй матур картлык кичерүегезне телим.
Бәйрәм котлауларына авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та кушылды һәм ихлас теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм сәбәпчесе исә тәбрикләүләрне кабул иткәннән соң, кунакларга яхшы мөгамәләре һәм аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәт әйтте.
–Иң мөһиме, Аллaһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, илләребез тыныч булсын, — дигән теләкләрен белдереп, рәхмәт укып озатып калды тормыш сынауларында чыныккан хезмәт ветераны.
Нет комментариев