Авыр язмышлы һәм ныклы гаиләле Аксубай ветераны
Аксубайда яшәүче Галия Сәлахова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Ветеран Яңа Кармәт авылында туган һәм күп еллар шунда яшәгән. Бөек Ватан сугышы башланганда Галиягә нибары биш яшь була, әмма ул куркыныч еллар вакыйгалары аның хәтерендә мәңгегә уелып кала. Оныклар һәм оныкчыклар өчен бу истәлекләр гаилә һәм ил тарихының тере сәхифәләренә әверелгән.
Әтиләрен фронтка алалар, гаиләдә биш кыз бала үсеп килә торган була. Сугыш чоры кешеләренең күбесенә хас булганча, тормыш бик авыр була. Җан асрар өчен бик күп эшләргә туры килә. Авыл балалары колхозда олылар белән бертигез эшлиләр.
Галия Сәлахова күп еллар терлекчелектә хезмәт куя. Сыер савучы эше – иң авыры, ул вакытта бөтен хезмәт кул белән башкарылган. Моннан тыш, җәй көне терлекчеләргә, башка колхозчылар белән беррәттән, берничә гектар чөгендер эшкәртү бурычы да йөкләнгән.
1956 елда Галия авылның Вильгин исемле егетенә кияүгә чыга. Алар бергә бәхетле гомер кичерәләр, биш кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген барлык балалары да исән-сау, гаиләләре белән яшиләр, оныкларын үстерешәләр. Галия Шәрифулла кызы бай әби: аның 12 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар, гаиләдә тагын игезәкләрнең дөньяга аваз салуын көтәләр.
16 ел элек йорт хуҗасы бакыйлыкка күчкән. Шуннан бирле Галия әбекәй кызы Резидә һәм кияве Рәфис гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер итә. Өлкән кызыннан кала, башка барлык балалары Аксубайда яшиләр. Аның тормышы җылылык һәм аралашу белән тулган – тату гаилә бер өстәл артында еш җыела.
– Әти-әни бер-берсенә терәк булып тату яшәделәр, – ди ветеранның олы кызы Гөлия. – Безнең өчен алар һәрвакыт үрнәк булдылар.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, гаилә хуҗабикәсе рухи көчен һәм эчке гармониясен саклый – ул көненә биш тапкыр намаз укый, балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының сәламәтлеген, иминлеген сорап дога кыла.
Тантана сәбәпчесенә хөрмәт йөзеннән, аны истәлекле туган көне белән котларга төрле шәһәр һәм авыллардан 70тән артык кунак кайткан. Район ветеранын юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов җылы тәбрикләде.
– Хөрмәтле Галия Шәрифулла кызы, илебез өчен авыр елларда район үсешенә керткән хезмәт өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Сезгә нык сәламәтлек, яраткан балаларыгыз һәм оныкларыгыз даирәсендә матур, тыныч һәм бәхетле көннәр телим.
Илдар Ислямов Галия Сәлаховага район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ветеранны шулай ук истәлекле туган көне уңаеннан Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбуновтан да тәбрикләү сүзләре кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев