Яңа Ибрай авыл җирлеге эшчәнлеге авыл проблемаларын хәл итүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Бу хакта советның йомгаклау утырышында җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров сөйләде.
2022 елда халыктан 275 меңнән артык үзара салым акчасы җыелган, республика миллионнан артык акчаны финанслаган. Бу акчага авыл урамнарының юл полотносын төзекләндерү өчен вак таш, тракторга төягеч, чапкыч сатып алынган. 13 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган.
Авылда “Геройларга дан” аллеясының тротуарын салып бетергәннәр. Бөек Ватан сугышы ветераны Нургали Гыйниятуллин һәм Әфган сугышы ветераны Фәрхат Яруллин яшәгән йорт диварларына мемориаль такталар куелган.
Үткән елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясарга планлаштырган булсалар да, әлегә бинада косметик ремонт ясап, котельныйда газ казанын гына алыштыра алганнар.
Авыл территориясендә инвестор – “Аксу-Агро” ҖЧҖ эшчәнлек эшли. Агрофирма пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп-хисап ясаган, терлек азыгы белән дә ярдәм итә.
Авылда өч КФХ эшли. Ильяс Сөләймановның гаилә фермасы сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Сабиров Җәүдәт халыктан сөт җыя, сыр җитештерә, атлар, үгезләр үрчетә, ярымфабрикатлар җитештерә, пилорамасы бар. 11 эш урыны булдырган.
Самат Насретдинов хуҗалыгында бүгенге көндә 30 баш сыер, 10 баш үгез исәпләнә. Ул ит, сөт җитештерү белән шөгыльләнә.
Авыл халкының күпчелеге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара һәм ит һәм сөт сатудан кергән акчага яши. Бүгенге көндә җирлектә 352 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 167се савым сыеры, 83 кәҗә, 78 сарык. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар.
– 1100дән артык кеше яшәгән авыл өчен – өч КФХ гына аз. Булганнары яхшы эшли, әмма андыйлар күбрәк булсын иде, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Эш белән тәэмин итүгә килгәндә, районда эш урыннары бар, әмма кешеләр механизатор, комбайнчы булып хезмәт куюга караганда, читкә китеп эшләүне өстен күрәләр. Гәрчә бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы лаеклы булса да.
Җыенда авыл эчендә урамнарны асфальтлау, балалар мәйданчыгы төзү мәсьәләсе күтәрелде. Бу сорауларны район башлыгына юлладылар.
–Берничә елдан торак пунктлар эчендә асфальт кертү программасы эшли башлаячак, – дип җавап бирде Камил Гилманов. – Без бу эшне Иске һәм Яңа Ибрай авылларыннан башларга телибез. Балалар уен мәйданчыгы кирәк икән, без аны куячакбыз.
Район башлыгы демография – авылның киләчәге һәм чәчәк ату нигезе, дип нәтиҗә ясады. Әмма бер ел эчендә авылда өч сабый гына туган, ә 23 кеше үлгән.
–Җирлектә башка проблемалар да бар – суүткәргеч челтәре искергән, авыл клубына, мәктәп янындагы күпергә капиталь ремонт таләп ителә, авыл эчендәге карт агачларны кисәргә кирәк, – дип билгеләп үтте үз чыгышында җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров. – Бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп, бердәм булып эшләгәндә, хәл ителмәслек мәсьәләләр юк.
Нет комментариев