Авылдашлар «Труша» һәм «Гайон» позывнойлы якташлары белән очраштылар
Кыска вакытлы ялда булган кадерле авылдашлар белән очрашу Беловка авыл мәдәният йортында җылы мохиттә узды.
«Труша» һәм «Гайон» махсус хәрби операция зонасындагы хәлләрне тасвирладылар, сугышчан көннәр, солдат дуслыгының нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләделәр.
Укучыларны, нигездә, фронтта кулланылган кораллар һәм техника, шулай ук сугышчыларны саклап кала торган әйберләр кызыксындырды. Бу чара алар өчен очрашу гына түгел, ә хәрби кешеләрдән сугыш турында белү мөмкинлеге дә булды. Балалар чын геройлар – Ватан сакчыларының янәшәдә, алар белән бер авылда, бер урамда гына яшәүләрен күрделәр.
Очрашу соңында укучылар сугышчыларга үз куллары белән әзерләнгән талисманнар бүләк иттеләр, шул рәвешле алар тиздән очрашуга өметләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев