Китапханәче кырык елдан артык авыл халкына мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашырган.
Районда китапханә ветераны Нина Арефьева кебек белгечләр бармак белән генә санарлык. Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханә системасында күп тапкырлар социалистик ярыш җиңүчесе Нина Николаевна мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен республика Мактау тактасына кертелгән һәм аның фотосурәте күптапкырлар район Мактау тактасында эленеп торган.

Бу гаҗәп тә түгел. Ул эшләгән чорда МЮД поселогы китапханәсе авыл халкын җәлеп итү үзәге булып тора. Анда тормыш кайнап тора дияргә була. Яраткан язучыларның юбилейларына багышланган әдәби сәгатьләр, яңа авторларның әсәрләре буенча уку конференцияләре, укылган китаплар буенча фикер алышулар, диспутлар, викториналар һәм гади әңгәмәләр – китапханәче барысына да өлгерә.

Нина Николаевна үзе әйтүенчә, тематик күргәзмәләр оештыруда аңа Иске Мокшино урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары ярдәм иткән. Ә өлкән мюдлыларга һәм тирә-як авылларда яшәүче китап укучыларга китапханәдәге әдәби китапларны өйләренә китап ташучылар алып килгән.
Шул ук вакытта халыкка иркен уку залы хезмәт күрсәткән. Ләкин авыл китапханәчесе даими рәвештә ял чараларын оештыруның яңа ысулларын эзли, алар китап укучыларның дөньяга карашын һәм мәдәни дәрәҗәсен формалаштырырга ярдәм итә. Шулай итеп, поселок активистлары белән берлектә китапханәдә даими рәвештә кызыксынулар буенча төрле клублар оештырыла, шахмат турнирлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрелә, ә поселокта андыйлар аз булмый. “Мюд” совхозы алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре белән дан тоткан хуҗалык була.
Нина Николаевна чакыруы буенча китапханәгә йөрүчеләр алдында җирле участок хастаханәсе табиблары, укытучылар тематик лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Яңа китаплар кайту турындагы мәгълүмат «сарафан радиосы» аша да бик тиз тарала торган була.

Ул вакытта читтән торып уку йортларында һәм техникумнарда белем алучылар авыл китапханәсенә бүген дә аеруча рәхмәтле. Кыскасы, ул вакытта поселокның барлык юллары да китаплар дөньясы – китапханәгә алып барган.
Бүген Нина Николаевнага 83 яшь. Район китапханәләр системасы җитәкчеләре ветераннар турында онытмый.
– Ел саен хезмәттәшләремнән котлаулар кабул итәм, – ди Нина Николаевна. – Мәкерле авыруга бәйле чикләүләр кертелгәнчегә кадәр бөтенләй дә һөнәри бәйрәм белән өйгә килеп котлыйлар иде әле. Ә бу бик күңелле, бу гомерне озайта.
Нет комментариев