Карасу авыл җирлеге ветераны нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкарырга яраткан
«Кешене урын түгел, ә урынны кеше бизи», дигән гыйбарә юкка гына әйтелми. Безнең көндәлек тормышыбызда мондый мисаллар шактый. Бөтен нәрсәдә матурлык күрә белгән кеше, теләсә нинди эшкә иҗади якын килә. Карасу авылында гомер итүче авыл хуҗалыгы ветераны Алисә Ибраһимова кебек.
Тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды. Әмма ул бүген дә тормышка кызыксыну һәм юмор хисен югалтмаган. Ире унтугыз ел элек вафат булган. Авыл китапханәсендә хезмәт куйган, кибетче, «Мюд» сохозында хисапчы булып эшләгән. Нинди генә өлкәдә хезмәт куйса да, һәрнәрсәдә уңай якларны күрә белгән.
– Әниебез бүген дә безне тормышка мөнәсәбәте белән илһамландырып, гаҗәпләнүен дәвам итә. Һава торышының көн дә үзгәреп торуыннан да могҗиза күрә, – дип сөйләделәр тантана гаеплесенең кызлары рәсми кунаклар – район җитәкчесе Камил Гилманов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов белән аралашканда.
Ветеранның ачык күңелле һәм аралашучан кызлары – Җәмилә һәм Энҗе, район икътисадын үстерүгә өлеш кертеп, гомер буе төрле тармакларда фидакарь хезмәт куялар.
Ибраһимовларның уллары Фиркат Рифкат улы нефть тармагында эшли. Апалары сүзләренә караганда, мәктәпне тәмамлаганнан соң ул политехника институтына укырга керә, Армиядән соң, югары уку йортын калдырып, эшли башлый.
Рифкат һәм Алисә Ибраһимовларның балалары мәхәббәт һәм туктаусыз кайгырту мохитендә тәрбияләнеп үскәннәр, көндәлек авыр физик хезмәт алар өчен авыр булмый. Алар катлаулы туксанынчы елларда әтиләренең, уңган балта остасы, төзүче, хуҗалык үзгәртеп корылганнан соң, балаларының барысы да булсын өчен, итек салу эшен үзләштерүен яхшы беләләр. Һәрвакыт балалары өчен үрнәк булырга күнеккән гаилә башлыгы ул чакта да эшсез калмый. Ул салган киез итекләргә ихтыяҗ зур була. Нигезеннән башлап, зур, иркен йорт җиткерә.
Бары тик Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче өлкән кызлары Бүләк кенә әнисенең күркәм юбилее уңаеннан тантианада катнаша алмады. Кызлары, кияүләре, улы-килене, онык-оныкчыклары, күпсанлы кардәшләре кадерле кешеләре өчен мул табын корып, аны шатлык-сөенечкә күмделәр. Табын уртасында зур юбилей торты урын алды.
Район башлыгы Алисә Миннехан кызына истәлекле бүләк тапшырып, хәлләрен белеште.
– Аллага шөкер, балаларымның кадер хөрмәтен тоеп, оҗмахтагы кебек яшим. Җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдинов өлкәннәрнең барлык ихтыяҗларын яхшы белә һәм һәрвакыт ярдәм кулы суза.
Төрле шәһәрләрдән юбилейга кайткан туганнары да җирлек башлыгы адресына рәхмәт сүзләре әйттеләр:
– Юлга чыкканда без машинаны зур юлда калдырырга туры килер дип борчылдык. Чистартылган юл буйлап авылның иң соңгы урамына, Алисә апа йортына кадәр рәхәтләнеп керә алуыбызга шатландык.
Ә бәйрәм сәбәпчесе якыннарыннан котлаулар кабул итте һәм күзләре бәхеттән балкыды.
Нет комментариев