Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл хезмәтчәне дүрт баласына да югары белем алырга ярдәм иткән

Вахитов исемендәге колхоз ветераны Гөлсем Шәфигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Вәлиуллиннарның кызлары педагог һөнәрен сайлыйлар, уллары икесе дә ветеринария институтын тәмамлаган.

–Гади авыл хезмәтчәне, үзе нибары дүрт сыйныф кына белемгә ия булган, кече яшьтән безне укырга өндәгән кадерле әниебез алдында түбәнчелек белән баш иябез, – диләр юбилярның кызлары Гөлйөзем һәм Рәйханә. – Беренче сыйныфтан алып без әнигә, очы-кырые да күренмәгән гектарлаган чөгендер рәтләрен эшкәртергә һәм җыеп алырга булыша идек. Рәт арасында йоклап киткән чаклар да була иде. Ә кышын, әни фермада эшләгәндә, бертуганнарыбыз Рауз һәм Фидаил белән, әни өйгә иртәрәк кайта алсын өчен, шунда йөгерә идек. Өйдә дә әнине тавык чүпләп бетерә алмаслык эш көтә иде бит. Хәзер без әни ничек барысына да өлгергән икән дип гаҗәпләнәбез. Ике мичне ягарга, йорт тулы мал-туарны, кош-кортны карарга, ашарга әзерләргә кирәк! Безнең учакта беркайчан да ут сүнмәде, ә зур казанда һәрвакыт ниндидер тәмле ризык пешә иде. Әниебез пешергән кебек ипине без аннан соң беркайчан да күрмәдек. Аңа хәтта авыл туйларына ипи пешерергә заказлар бирәләр иде. Шундый минутларда әни: сезнең тормышыгыз әтиегез белән безнекенә караганда күпкә яхшырак булсын өчен, сез яхшы укырга тиеш, дия иде. Без мәктәптә укыган елларда әти дә, әни дә ата-аналар комитетында тордылар, һәм без, әлбәттә, аларны уңайсыз хәлгә куярга тиеш түгел идек. Шулай итеп, бер-бер артлы мәктәпне тәмамлап, дүртебез дә институтларга укырга кердек. Ә әни шатлана иде. Бабагыз исән булса, сезнең белән горурланыр иде, – дип кабатлый иде.

Юбилярның кызлары сүзләренә караганда, әниләренең әтисе Шәфигулла Мөдәрисов Иске Кыязлы мәчетендә мулла булып хезмәт иткән һәм өч кызының да белем алуы турында хыялланган. Ләкин аның ике олы кызы, яхшы тормыш эзләп, шәһәргә киткәннәр, ә Гөлсем укуын дәвам итә алмаган, чөнки әтисен дин өчен төрмәгә япканнар. Шуның өстенә, сугыш башлана. Яшь кызга Горький өлкәсендә торф чыгару эшләрендә иза чигәргә туры килә.

Авыл егете Рәшит Вәлиуллинга кияүгә чыккач кына, Гөлсем, ниһаять, бәхеткә төренә. Ир белән хатын, татулыкта һәм бер-берсен ярты сүздән аңлап, балалар үстерәләр, алар белем ала алсыннар һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үссеннәр өчен бар көчләрен, тырышлыкларын куялар.

Әниләренең хыялы тормышка аша. Бүген Гөлсем Шәфигулла кызы балалары белән чын-чынлап горурлана ала. Кызганыч, әтиләре генә бу якты дөньядан иртәрәк киткән.

Гөлйөзем белән Рәйханә икесе дә Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, үзләре белем алган Иске Кыязлы мәктәбе диварларында хезмәт юлын башлыйлар. Гөлйөзем Рәшит кызы физика һәм математика укыта, Рәйханә Рәшит кызы рус һәм татар телләреннән белем бирә. Соңрак, кияүгә чыккач, Яр Чаллы шәһәренә китеп урнашалар һәм анда да мәгариф өлкәсендә эшләүләрен дәвам итәләр. Рәйханә Рәшит кызы, тиешле еллар эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, идарәче компания директоры урынбасары булып эшли, “талантлы кеше һәр эштә дә талантлы” дигән сүзләрне чираттагы мәртәбә раслый.
Уллары Рауз белән Фидаил – әниләренең горурлыгы. Рауз Рәшит улы да, Фидаил Рәшит улы да һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр. Өлкәне – Вильнюста, Фидаилгә Әфган Демократик Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килгән. Интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Вәлиуллин Фидаил Рәшит улы “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

Рауз Рәшит улы диплом алуга ук Әлмәт районында эшли башлый һәм оештыру сәләтенә ия булуы сәбәпле 29 яшендә республиканың иң эре хуҗалыкларының берсе – “Акташ” совхозы директоры итеп билгеләнә. Берничә елдан соң Зәй районы колхозларының берсе белән җитәкчелек итә.

Фидаил Рәшит улы – эшкуар. Ике ир туганы да студент елларыннан бокс белән җитди мавыгалар. Апалары раславынча, Рауз хәтта үз авырлыгында республика чемпионы булган.

Алар дүртесе дә әниләренең юбилее алдыннан үзләре туып-үскән йортка ашкынып кайтканнар. Гөлсем Шәфигулла кызының йөзе сөенечтән балкыды – кызлары да, уллары да аның янәшәсендә иде. Район башлыгы Камил Гилманов, ветеранның казанышларын билгеләп үтеп, юбилее белән җылы котлады, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды.

– Сезгә соклануымны белдереп, бүгенге энтузиазмны гасырлык юбилеегызга кадәр саклап калуыгызны телим, – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Тантана сәбәпчесе, чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып, игътибар һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт укыды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев