Авыл волонтерлары мобилизацияләнүчеләргә булышалар
Чуаш Енорускиносы авылы яшьләре мобилизацияләнгән авыл кешеләренә ярдәм итәр өчен иреклеләр төркеме булдырганнар.
Кыска гына вакыт эчендә волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучы авыл кшеләренә кирәкле әйберләрне җыеп, рюкзакларга тутырганнар.
Авыл әбиләре дә читтә калмаган, алар сугышчылар өчен җылы оекбашлар һәм перчаткалар бәйләгәннәр.
– Әлеге изге эшкә һәркем үз ярдәмен кертә ала, гуманитар ярдәм җыю пункты авыл клубында урнашкан, – дип хәбәр ителә авыл мәдәният учагының социаль челтәрләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев