Авыл тирәсе буйлап сәяхәткә – клуб хезмәткәрләре белән
Соңгы яңалыклар

Авыл тирәсе буйлап сәяхәткә – клуб хезмәткәрләре белән

Иске Мокшино авылы балалары туган як буйлап чираттагы экскурсиягә җирле мәдәният учагы хезмәткәрләре белән чыктылар.

Җәйге каникуллар – табигатькә экскурсияләр вакыты. Авыл балалары бу чараларны яраталар.

– Балалар өчен мондый сәяхәтләр – табигатьнең якынлыгын тою өчен тагын бер мөмкинлек, – ди клуб мөдире Вероника Вырдина. – Ә авыл янәшәсеннән агучы инеш буенда утыру, хәтфә үлән өстеннән яланаяк йөгерү, кошлар сайравын тыңлау алар өчен нинди зур шатлык.

Боларның барысын да малайлар һәм кызларның күңелләрен уңай хис-кичерешләр белән тулыландыра. Менә шундый сәфәрләр аркасында беренче сентябрьдә мәктәпкә алар үскән, бер-берсе белән аралаша һәм башкаларның фикерен хөрмәт итә белгән килеш барачаклар.

Иске Мокшино клубында эшләүчеләрнең үз йолалары – җәйге каникул вакытында укучылар белән бергә умарталыкта урнашкан чишмәгә бару.

Бу юлы да алар чишмәгә сәфәр кылдылар. Шулай ук тауга менеп, яраткан авылларын карадылар.

Ә табигать кочагында утырып, бергәләп тамак ялгап алу тагын да рәхәтрәк.


Нет комментариев