«Авыл спартакиадасы» узды
Соңгы яңалыклар

«Авыл спартакиадасы» узды

Урмандеевода «Авыл спартакиадасы» чаңгы ярышлары узды.

Чаңгы - Урмандеево халкы өчен иң яраткан спорт төрләренең берсе. Алар авылда ярышлар оештырырга булган. Моның өчен иң кулай мәйданчык итеп Хач ману бәйрәмендә суга чуму оештырылган бәке янын сайлаганнар. Урында ук чатыр корылган, анда кереп җылынырга, чәй эчәргә була.

Спорт бәйрәмен оештыручылар - авыл кешеләре Архип Иванов, Анатолий Кондратьев. Иганәчеләр: Евгений Семенов, Петр Иванов.

Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев чаңгычыларны җылы сәламләде.

Өлкәннәр һәм балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Ярышларга шулай ук Беловка командасы да килгән иде. Дистанцияләр 3 километр һәм 1 километр тәшкил итте.

Призерларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Йөгереш нәтиҗәләренә карамастан, барысы да күтәренке кәеф алды.


Нет комментариев