1 гыйнвардан авыл җирлегендә яшәүче аналарга бер тапкыр бирелә торган түләү кертелде.
Бу хакта тулырак итеп Республика матди ярдәм үзәгенең Аксубай районы бүлеге мөдире Татьяна Кандалина сөйләде.
- Бер тапкыр бирелә торган түләүгә авылда яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар, беренче бала туганда (50 000 сум күләмендә) һәм 29 яшькә кадәрге өченче бала туганда (100 000 сум күләмендә) хокуклы.
Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү шартлары : баланы 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тудыру; Россия гражданлыгы булу; бала тапкан хатын-кызның Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирендә даими яшәү вакыты мөрәҗәгать иткән көнгә кадәр кимендә өч елны тәшкил итү.
Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки баласы тулы дәүләт тәэминаты булган очракта, бала тапкан хатынга түләү билгеләнми. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән (ата-ана хокуклары чикләнгән) хатын-кыз вафат булган очракта акча баланың әтисенә (опекунына) түләнергә мөмкин. Өченче балага бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләгәндә әтисенә (опекунга) әлеге баланың әнисеннән туган элеккеге балалары да исәпкә алына.
Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта билгеләнә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Аксубай муниципаль районының Республика матди ярдәм үзәге бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Аксубай бистәсе, Совет урамы, 4 нче йорт.
Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Нет комментариев