Авыл мәктәбендә очрашу
«Ватанга хезмәт итәм» район ветераннары берләшмәсе балаларга патриотик тәрбия бирү кысаларында укучылар белән чираттагы очрашу оештырды.
Бу юлы төрле гаскәрләр вәкилләре Иске Үзи мәктәбе укучылары белән очраштылар.
Хәрби-диңгез флотын – Анатолий Скворцов, Көнбатыш Совет гаскәрләре төркемен – Михаил Ефимов, чик сакчылары гаскәрләрен – Айрат Гайнуллин, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрен Павел Крюков тәкъдим итте.
Мәктәпнең актлар залында ветераннарны мәктәп директоры Любовь Гаврилова җитәкчелегендә урта һәм өлкән сыйныфлар укучылары каршы алды.
Кунаклар укучыларга Ватанны саклауда армиянең әһәмияте һәм роле, үзләренең төрле гаскәрләрдә хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Укучылар аларның чыгышларын бөтен күңелләрен биреп тыңладылар. Тарих укытучысы Борис Захаров, илдәге шундый сәяси арена вакытында мондый очрашулар бик тә актуаль, дип ассызыклады. Ул «Ватанга хезмәт итәм» берләшмәсе вәкилләрен мәктәп музеена чакырды, анда алар Иске Үзи авылының төрле чорлардагы үсешен чагылдырган экспозицияләр белән кызыксынып таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев