Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбен ремонтлыйлар

Емелькино урта мәктәбендә капиталь ремонт бара.

Емелькинода мәктәп бинасы 1984 елда төзелә һәм шуннан бирле, түбә алыштыруны  һәм җылы санузел булдыруны исәпкә алмаганда, монда бары тик косметик ремонт кына үткәрелгән. 

Белем бирү учреждениеләрен ремонтлау республика программасы кысаларында быел  Емелькино урта  гомуми белем бирү  мәктәбен ремонтлау берьюлы берничә төрдә алып барыла – монда тәрәзәләрне, ишекләрне, электр чыбыкларын, җылыту системасын алмаштырганнар. Эшләрне  Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендә “Максад” төзелеш компаниясе алып бара. Эшләрнең төп күләме башкарылган инде.  Кабинетлардагы һәм коридорлардагы эчке эшләрне укытучылар коллективы үз көче белән башкара. Укучылар да ярдәм итәләр. Хәтта җомга көнне кич белән дә мәктәптә кешеләр эшли иде.

– Тизрәк тәмамларга тырышабыз, чөнки беренче сентябрьгә дә күп вакыт калмады, – диләр кабинетларның берсендә осталарча эш алып барган ирле-хатынлы Яковлевлар (Анна Павловна – чуаш теле һәм әдәбиятеннән белем бирә, ә ире Егор Евгеньевич мәктәптә хуҗалык мөдире). –  Дүшәмбедән күпләр ялдан чыгалар, эш тагын да тизрәгрәк барыр дип уйлыйбыз, ата-аналар да ярдәм итәргә әзер. 

Авыл кешеләренең  менталитеты шундый инде, ремонт эшләрендә һәр ата-ана ярдәм кулы сузарга тырыша. Мәктәп җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, күләмле эштә ата-аналарның да, коллективның да  ярдәме бәя биреп бетергесез. Эш тә тизрәк бара, аның күләме дә күзгә күренеп арта. Без моңа  мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү чорында инанабыз –  әти-әниләр укытучылар белән бергә диварларны буйыйлар, түшәмнәрне агарталар, тәрәзәләрне юалар. Әлеге ярдәм “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе белән генә чикләнми. Хәер бу акция районда дәвам итә һәм теләгән һәр кеше аңа кушыла ала. 

Ә менә беренче сентябрьдә Емелькино мәктәбе бусагасын 59 укучы атлап керәчәк, шул исәптән өч авыл – Емелькино, Иске һәм Яңа Татар Адәмсуы авылларыннан беренче сыйныфка баручы 10  укучы да. Аларны төзекләндерелгән мәктәп каршы алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев