Авыл мәктәбенең өч укучысы ГТО нормативларын тапшырганда «алтын» дәрәҗәгә иреште
Яңа Тимошкино төп мәктәбенең 5-9 сыйныфлар укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар.
Спорт күнегүләренең унөч төре кергән сынауларда (тестларда) 15 кеше катнашты.
Бу – йөгерү, йөзү, перекладинада тартылу, ату һәм башкалар. Күнегүләрнең бер өлеше мәҗбүри иде, ә бер өлешен укучылар үзләре сайладылар. Аларны үтәп, балалар көч һәм җитезлекне, реакцияләр тизлеген күрсәтергә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырыштылар.
Нәтиҗәдә, өч укучы ГТОның 4нче баскычында алтын дәрәҗәгә иреште.
Программа максатларының берсе — мәктәп спортын модернизацияләү. Әмма «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында»гы федераль законда, «ГТО комплексы сынаулары (тестларны) нормативларын үтәү ирекле рәвештә гамәлгә ашырыла» диелгән. Һәм әлеге мәктәп җитәкчелеге физкультура буенча уку программасын төзегәндә нормативларга йөз тоткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев