Авыл мәктәбендә телләргә сакчыл караш тәрбиялиләр
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбендә телләргә сакчыл караш тәрбиялиләр

Яңа Тимошкино төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә һәм балалар белән республика телләрен саклау буенча зур эш алып баралар.

Укытучылар коллективы мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Н. Ярославлеваның Казанда, «Сәяр» балалар театрлары фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасында катнашу хокукына лаек булуы турындагы хәбәрне дулкынланып кабул итте.

Башкаладан педагог милли гореф-гадәтләрне саклау һәм балаларга рухи мәдәни тәрбия бирү буенча эш нәтиҗәләре буенча тапшырылган диплом белән кайтты.

Фото: Яңа Тимошкино төп мәктәбе архивыннан.

 


Нет комментариев