Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбендә «Песнәк көне» чарасы узды

Иске Тимошкино мәктәбендә Бөтенроссия «Песнәк көне» экология бәйрәмендә түбән сыйныф укучылары рәсемдә кошлар өчен җимлекләр ясадылар.

Бу картон кәгазьдә аппликацияләр генә булса да, балалар 12 ноябрьне «Песнәк көне» буларак истә калдырачак.

Борынгы Русьта элек бу көн аучылар һәм балыкчылар көне дип саналган. Халык сынамышлары буенча, нәкъ менә шушы вакытта песнәкләр, тиздән салкыннар буласын сизеп, урманнардан кешеләр яши торган урыннарга очып килгәннәр һәм алардан ярдәм көткәннәр.

Мәктәп китапханәсе һәм сыйныф җитәкчесе балаларга «Песнәк көне»нең асылын аңлаттылар.

Балалар рәсемнәрне бик тырышып ясадылар. «Җимлекләр» барысының да бик пөхтә килеп чыкты, алар үз эшләреннән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев