Иске Ибрай мәктәбендә Гаилә елын тантаналы шартларда ачтылар
Тәрбия буенча киңәшче һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән берлектә оештырылган чара программасын мәктәп директоры Лилия Бикушева ачты.
Хезмәттәшләрен һәм укучыларны мөһим вакыйга белән котлап, ул Гаилә елы дип игълан ителгән ел агымында барысын да бик күп кызыклы вакыйгалар: сыйныф һәм гаилә чаралары, акцияләр, ярышлар, бәйгеләр һәм гаилә бәйрәмнәре көтүе турында хәбәр итте.
Ел дәвамында мәктәптә уздырылачак бәйрәмнәрдә һәм чараларда аларның әти-әниләре дә катнашачак, дигән хәбәрне шатланып кабул иткән балалар сәхнәдә үз талантларын күрсәттеләр.
Нет комментариев