Дәресләрдән соң сугыш турындагы җырларны тырышып өйрәнделәр, сафта йөрделәр, тиешле форманы сайладылар
Яңа Тимошкино мәктәбендә смотр, һәрвакыттагыча, гражданлык-патриотик айлыгы кысаларында узды.
Балалар сыйныф дәрәҗәсен төшермәскә тырышып, якты, матур, эмоциональ чыгыш ясадылар. Һәркем дисциплина, командада эшли белү, командирга буйсыну кебек иң яхшы сыйфатларны күрсәтергә тырышты. Бәйге җиңүчесе булып 9 сыйныф танылды.
Нет комментариев