Авыл мәдәният үзәге мошенниклыкны кисәтә
Соңгы яңалыклар

Авыл мәдәният үзәге мошенниклыкны кисәтә

Аксубай районы Беловка клубы хезмәткәрләре авыл халкы белән мошенниклык фактларын кисәтү буенча акция үткәрделәр.

Акция кысаларында мәдәният йорты белгечләре мошенниклар кулланган төрле алдау схемалары турында сөйләделәр, шулай ук халыкка алдауның төрләре һәм ысуллары турында мәгълүматлы белешмәләр тараттылар һәм алдакчы авантюристларның корбаны булмау турында киңәшләр бирделәр.

Фото: Беловка авыл клубы архивыннан


Нет комментариев