Мюд поселогы мәдәният йортында яшеренү челтәрләре үрү мәйданчыгы эшли
Клубка ял итәргә яки нинди дә булса чарада катнашырга килгән һәркем моңа үз өлешен кертүне бурычы дип саный. Яшеренү челтәренең билгеләнеше – махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче якташларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Челтәргә берничә төен генә бәйләсәләр дә, алар үзләрен изге эшкә катнашы бар дип хис итәләр.
– Бу эш катлаулы булмаса да, күп вакыт һәм тырышлык таләп итә, – ди мәдәният йортының баш белгече Ольга Жукова. – Әмма безнең барыбызны да бер максат – Ватанны саклаучы якташларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итү берләштерә.
Нет комментариев