Авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне
Соңгы яңалыклар

Авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне

Россиядә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме елдан-ел популярлаша бара.

Чөнки Ватаны, үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык, һәм аның бәхетле киләчәгенә ышану – кешеләрне берләштерә һәм аларны бердәм итә. Бигрәк тә халкыбыз Ватан өчен авыр вакытларда берләшә.

Трудолюбово авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан китап укучыларны “Халыклар дуслыгы һәм туганлык – һәр байлыктан кыйммәтрәк” дип исемләнгән мәгълүмати-стенд каршы алды. Китапханәче алар белән “Илебезнең көче – халыклар бердәмлегендә” дигән патриотик сәгать үткәрде.


Нет комментариев