Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл китапханәсендә яшь геройларның батырлыгы турында сөйләделәр

Иске Тимошкино авыл китапханәсендә Яшь антифашист көне алдыннан мәктәп укучылары белән очрашу узды

Чараны гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча айлык кысаларында оештырдылар. Тәрбия буенча киңәшче Наталья Яшмурзина һәм китапханәче Ирина Туйкина катнашучыларга Бөек Ватан сугышы елларында яшьтәшләренең батырлыклары турында сөйләделәр.

Чарага авыл китапханәчесе темага туры килгән күргәзмә әзерләде. Герой-пионерлар турында сөйләүче китаплардан тыш, анда Фадеевның «Молодая гвардия» романы тәкъдим ителде.

–Яу кырларында, партизаннар отрядларында дошманга каршы көрәшкән яшь геройларның сугышчан батырлыклары бүгенге буын укучыларның хәтерендә калырга тиеш, – диде, очрашуны тәмамлап, тәрбия буенча директор киңәшчесе Наталья Яшмурзина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев