Авыл китапханәсендә галимнең юбилеена багышланган күргәзмә ачылды
Трудолюбово китапханәсе хезмәткәрләре китаплар күргәзмәсен Менделеевның периодик системасына багышладылар
8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне химик элементларның периодик законын беренче булып ачкан Дмитрий Менделеев хөрмәтенә расланган. Бөек рус галиме нәкъ менә шул көнне туган. Һәм 1724 елда нәкъ шушы көнне Россия императоры Петр 1 Фәннәр академиясенә нигез салган.
Китапханәче Д.И. Менделеевның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Первооткрыватель периодического закона» дигән китап күргәзмә-күзәтү әзерләгән. Китапханәгә даими йөрүчеләр анда тәкъдим ителгән галимнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар һәм басма материаллар белән кызыксынып танышалар. Алар арасында иң кызыклысы – совет биохимигы Л.А. Чугаевның «Д.И. Менделеев. Биография русского гения» дигән мәкаләсе. Аларда – галим-энциклопедистның биографиясе дә, аның фәнни эшләренә бәяләмә дә, шулай ук химия өлкәсендә экспериментлар һәм ачышлар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев