Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл китапханәсендә көз

Урамда кешеләргә күтәренке кәеф, якты мизгелләр бүләк иткән ел фасылы - көз.

Яңа Чуаш Адәмсуы авылы китапханәсендә узган «Көз хакимлек итә» дип аталган көзге кичә нәкъ менә шул теманы ачты.

Китапханәгә килүчеләрне чара өчен әзерләнгән “Көз бүләкләре” һәм балалар кулы белән яфраклардан ясалган аппликацияләр күргәзмәләре җәлеп итте.

Китапханәче Ирина Тимофеева яшь китап укучыларга елның төсләргә бай булган иң матур фасылы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Интеллектуаль уеннар, конкурслар мавыктыргыч үтте.

Кичәдә катнашучыларга табигать кануннары, ел фасыллары, әйләнә-тирә дөньяның үзенчәлекләре турындагы сорауларга җавап эзләп баш ватарга туры килде. Бу көн яшь китап укучылар хәтерендә озак сакланачак.


Фото: Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев