Авыл китапханәсендә Әфган сугышы сәхифәсен ачтылар
Сөнчәле авыл китапханәсендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Онытмас өчен – белергә һәм истә тотарга кирәк» дип исемләнгән патриотик сәгать үтте.
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару, сугышчы интернационалистларны искә алу көне.
Бу датага китапханәдә «Әфган сугышының ачы хәтере» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, анда «Игълан ителмәгән сугыш солдатлары» альбомы, солдатларның сугышчан батырлыклары турында китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде. Сөнчәле мәктәбе укучылары әлеге күргәзмә белән кызыксынып таныштылар.
Китапханәче Людмила Егорова укучыларга таулар илендәге сугыш турында сөйләде, «Әфган сугышы» дип исемләнгән презентация күрсәтте. Балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, Әфганстанның хөкүмәт гаскәрләре белән уртак хәрби хәрәкәтләре турында белделәр. Патриотик сәгатьтә Совет сугышчыларының батырлыгы һәм уяулыгы, дошманнарга каршы көрәшнең авыр шартлары, илебезнең Әфганстанга күрсәткән туганнарча ярдәме турында сөйләштеләр.
Балалар бу республикада хезмәт иткән якташларыбыз, авылдашлар турында да искә төшерделәр. Аларның кайберләре бандит төркемнәренә каршы батырларча көрәшеп һәлак булган. Чарада катнашучылар һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Фото Сөнчәле авыл китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев