Васильевка авылы үзешчәннәре Иске Саврушта концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Васильевка авылыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар күрше авыл халкына язгы күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр. Биредә үзләренең ялларын җыр-биюләр белән генә бизәп калмыйча, күрше авылдан дусларын да сөендерергә сәләтле чын талантлар яши.
Үзешчән артистлар матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр – җырлар башкардылар, биеделәр, бу залда хис-тойгылар уятты, тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.
Искесаврушлылар концерт программасын зур, күңелле сюрприз буларак кабул иттеләр. Тамашачылар чын күңелдән башкаручыларга рәхмәт белдерделәр.
Фото: Иске Савруш авыл мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев